Татарская печаль

Язык: Татарский


Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Язучы, журналист Рәфикъ Юнысның киң катлау укучыларга тәкъдим ителгән әлеге китабы ның төп өлеше соңгы чор татартормышының иң әһә миятле якларына төбәлгән тәфсилле әңгәмәләрдән гый ба рәт. Ошбу мәсьәләләрнең үзәгендә кайнаган затларбелән әңгәмәләр, вазгыять үзгәрүгә бәйле рәвештә, кабат-кабат үткәрелде.

Автор: Р. Юнус

Рәфикъ Юныс  (1943 елда туган)






Рәфикъ Юныс улы Юнысов 1943 елның 1 мартында Арча райо­нының Кәче авылында дөньяга килә.






1957 елда туган авылы сигезьеллык мәктәбен, 1960 елдаАрча урта мәк­тәбен тәмамлагач, колхозда һәм төзелештә эшләп ала. 1962–1965 ел­ларда армиядә — стратегик ракета гаскәрләрендә хез­мәт итә. 1969 елда Казан уни­верситетының журналистика бүлеген тәмам­ла­гач, уналты ел «Татар­стан яшьләре» газетасында эшли. 1985 елдан Та­тар­стан китап нәшриятында редактор, баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1992–2004 елларда Р. Юныс — «Идел» журналының баш редакторы урынбасары. 2005 ел­дан «Казан ут­лары» журналында баш редактор урынбасары булып эшли.






1987 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан­ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Мәдәният ми­нистр­лыгы һәм Язучылар берлегенең Г. Исхакый премиясе лауреаты (2004).






Р. Юнысның биш шигырь җыентыгы чыкты: «Вакыт чылбы-ры» (1982), «Җирдә яшим» (1986), «Учтагы песнәк» (1989), «Сүн­гән яшен» (1991), «Син һәм мин» (1993). 1990 елда «Татарстан референдумы» дигән тарихи-публицистик китабы дөнья күрде.






Аның турында: Фәнис Яруллин. Табышы да, ялгышы да үзе­не­ке // Татар­стан. — 1993. — № 6; Рәфыйк Шәрәфиев. Кай­та-кайта уйлан­дыра // Шәһри Казан. — 2000. – 9 дек.; Мирга­зи­ян Юныс. Сын­дымы кылыч?.. Беттеме көч?.. // Мәдәни җом­га. — 2003. – 10 гыйн.; Илдус Гый­ләҗев. Шундый дустым бар минем // Мәдә­ни җомга. — 2003. – 10 фев.; Рөстәм Акъ­егет. Көндез­­ге йолдызлар : Рә­фикъ Юныс шигырьләрен укыган­нан соң бер уйла­ну // Казан утлары. — 2003. — № 3. — 182–184 б. Гөл­чәчәк Галие­ва. Халкым дип яши // Ки­тап­та : Күңелемә якын затлар. — Казан : Мәгариф, 2008. — 31–50 б.

Дополнительная информация

Автор Р. Юнус
Издательство
Переводчик
Количество страниц 495
Год издания 2013
ISBN номер 9785298024839
Формат книги 60*90/16 (15,0*22,5 см)
Переплет тверд
Вес 576 грамм
Артикул С-2532
Возрастное ограничение 16+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика