Тысяча и одна мысль...(Выступления, художественно-критические статьи, творческие портреты)

Язык: Татарский


Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Бу китапка филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗеваның чыгышлары әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗат портретлары туплап бирелде. Әдәбият тарихының төрле чорларына караган язмалар белән бергә, җыентыкта татар балалар язучыларының поэзия һәм проза әсәрләрен тема, проблема, жанр һәм сәнгатьчәлек хасиятеннән чыгып бәяләгән мәкаләләр дә урын алды.

Автор: Мингазова Л.И.

Әдәбият галиме, мөгаллимә, тәнкыйтьче Минһаҗева (Әхмәдиева) Ләйлә Ихсан кызы  Татарстанның Балтач районы Борбаш авылында туа.




 Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, институтның татар әдәбияты кафедрасында эшли, бер үк вакытта Татарстан Фәннәр академиясенең  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (хәзер сәнгать) институты аспирантурасында укый. ..... елда –  профессор Ф. Мусин җитәкчелегендә «Ибраһим Салахов иҗаты. Төп проблематикасы һәм аның сәнгатьчә гәүдәләнеше» темасына кандидатлык   диссертациясен,  2011 елда профессор Ф. Галимуллин җитәкчелегендә «ХХ гасыр балалар әдәбияты: үзенчәлекләре һәм үсеш тенденцияләре» дигән темага докторлык  диссертациясен яклый һәм  филология фәннәре докторы исеменә лаек була.




Л. И. Минһаҗева – монографияләр, уку-укыту программалары, фәнни-методик ярдәмлекләр, мәктәпләр өчен уку әсбаплары һәм йөз илледән артык фәнни мәкаләләр авторы.




Татарстан Республикасы премиясенә (2005), милли мәгарифне үстерүдәге эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының К. Насыйри исемендәге премиясенә (2010), Татарстан Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУның Почёт грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булган шәхес.




 

Дополнительная информация

Автор Мингазова Л.И.
Издательство
Переводчик
Количество страниц 239
Год издания 2015
ISBN номер 9785298029438
Формат книги 84*108/32 (13,5 х 21,0)
Переплет тверд
Вес 302 грамм
Артикул О-2829
Возрастное ограничение нет марк.

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика