Время задуматься. (Стихи)

Язык: Татарский


Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Әлеге китапка Басыйр Рафиковның соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре туплап бирелде.

Автор: Басыр Рафиков

Шагыйрь Басыйр Шаһинур улы Рафиков 1921 елның 10 февралендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1931 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә күчеп китә. Шунда Басыйр 35 нче номерлы җидееллык татар мәктәбен, аннары 1936–1939 елларда Троицк шәһәрендәге (Чиләбе өлкәсе) татар-башкорт педагогия техникумын тәмамлый. 1939–1941 елларда ул Чиләбе өлкәсенең Ялан-Катай районы Әлмән авылы (хәзер Курган өлкәсенә керә) җидееллык татар мәктәбендә рус теле укыта. Сугыш башлангач, хезмәт армиясенә алына һәм 1945 елның көзенәчә Магнитогорск металлургия комбинатында хезмәт итә. Шул чорда, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Магнитогорск педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый һәм, бер ел һөнәр училищесында укытучылык иткәннән соң, 1948 елдан алып 1960 елга кадәр Троицк татар-башкорт педагогия училищесында тарих фәне укыта, бер үк вакытта училищеның читтән торып уку бүлеге директоры урынбасары вазифаларын да башкара. Хрущёв заманында чит өлкәләрдә татар уку йортлары бетерелгәч, Басыйр ага Рафиков Троицкидагы рус телле урта белем бирү мәктәпләрендә әүвәл уку-укыту бүлеге мөдире, аннары озак кына вакыт (1976 елга кадәр) директор булып эшли. Басыйр Рафиковның исеме матбугатта беренче тапкыр 1964 елда күренә: шул елны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының сигезенче санында Гомәр Бәшировның җылы эчтәлекле сүз башы, хәер-фатихасы белән Татарстаннан читтә яшәүче авторның бер төркем лирик шигырьләре укучылар игътибарына тәкъдим ителә. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре Татарстан көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда, русча тәрҗемәдә Чиләбе, Троицк газета-журналларында һәм Көньяк Урал нәшрияты чыгарган альманахларда да даими урнаштырыла килә. 1968 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Җырым сиңа минем» дигән исем белән шагыйрьнең беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Алга таба Казанда аның түгәрәк юбилей елларына туры китереп тагын биш китабы – «Кадерле минутлар» (1971), «Туган тупсалар» (1981), «Кара каен» (1986), «Вакыт җиле» (1991) һәм «Вакыт әманәте» (2006) исемле шигырь җыентыклары чыга. 2001 елда исә сиксән яше тулу уңае белән Чиләбе һәм Троицк шәһәр хакимиятләре ярдәмендә рус теленә тәрҗемәдә әдипнең сайланма шигъри әсәрләре тупланган «Избранная лирика» дигән күләмле китабы нәшер ителә.


Иҗатында Б. Рафиков барыннан да биг­рәк лирик-фәлсәфи яңгырашлы шигырь­ләре белән игътибарны җәлеп итә. Якты дөньяга беренче кат күзләре ачылган Мамадыш ягының сабый күңелендә сеңеп калган җирсү хисләр, туган җирнең инеш-елгаларга, урман-күлләргә бай гүзәл табигатен сагыну мотивлары, яшьлек мәхәббәте, кайчандыр татар сәүдәгәрләре, эшмәкәрләре, мәктәп-мәдрәсәләре белән дан тоткан, шагыйрь өчен икенче ватаны булып әверелгән Троицк дигән татар мәдәни учагының шанлы үткәне һәм бүгенге көндәге аянычлы хәле, сугыш чорының авыр хатирәләре, татар теле язмышы турындагы хәвефле уйланулар – болар шагыйрь иҗатының төп тематик эчтәлеген тәшкил итәләр.


Үз вакытында Б. Рафиков Чиләбе, Троицк төбәге татарларының мәдәни үткәненә, аерым шәхесләрнең тормышына, эшчәнлегенә караган документларны өйрәнү, алар турын­да җирле матбугатта мәкалә, очерклар­ бастыру, халык арасыннан фольклор ядкярләрен җыю кебек гыйльми эшләр белән дә актив­ шө­гыльләнә. Аерым алганда, аның тара­фын­­­нан язып алынган утызлап мәзәкне Г. Бәширов үзенең «Мең дә бер мәзәк» дигән мәгъ­­­лүм китабына (1963) урнаштыра.


Б. Рафиков – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Дополнительная информация

Автор Басыр Рафиков
Издательство Татарское книжное издательство
Переводчик
Количество страниц 95
Год издания 2017
ISBN номер 9785298035255
Формат книги 70 х 90/32 (10,7 х 16,5)
Переплет мягк
Вес 96 грамм
Артикул 5782/17
Возрастное ограничение 16+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика