Взгляни издалека. (Стихи, баллады, поэмы)

Язык: Татарский


Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Бу китапка Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның
милли гамь белән сугарылган шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.

Автор: Мударрис Аглямутдинов (Мударрис Аглямов)

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13  октябрендә Татарстанның хәзерге Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бала вакытында ук әти-әнисе вафат булып, ул Рәсимә апасы тәрбиясендә кала, сугыштан соңгы авыл кичергән ачлы-туклы тормыш һәм хезмәт авырлыкларын үз җилкәсендә татып үсә. 1965 елда Түбән Биш авылы унберьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин 2 нче курсны тәмамлагач, укуын өзәргә мәҗбүр булып, 1968–1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле авылы урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге халык театрында режиссёр ярдәмчесе булып эшли. 1974 елда ул янәдән Казанга килә. Газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуларын исәпләмәгәндә, профессиональ язучы сыйфатында иҗат эше белән генә шөгыльләнә башлый.




М. Әгъләмовта шигъри иҗатка омтылыш мәктәп елларында ук бөреләнә, ул Г. Тукай, Ш. Бабич, Х. Туфан, С. Хәким шигырьләрен яратып укый, шулар тәэсирендә үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен яза. 1959  елдан исә район газетасында, аннары Татарстан һәм Башкортстанның балалар матбугатында даими авторларның берсенә әверелә. 1968 елда «Казан утлары» журналында басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр бәйләме, әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятып, Х. Туфан, С. Хәким кебек абруйлы шагыйрьләрнең ихлас мактавына лаек була. Шуннан соң яшь шагыйрьнең шигъри әсәрләре республика газета-журналларында, күмәк мәҗмугаларда («Беренче карлыгачлар». – 1969;  –  «Шигырь бәйрәме».  –  1969, 1970; «Идел» альманахы. – 1971) еш басылып, 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Җыентык укучылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да хуплап каршы алына.




М. Әгъләмов, татар шигъриятен үзенчәлекле иҗаты белән баетып, меңьеллык классик поэзиябездә, Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кандалый, Акмулла, Г. Тукай, Дәрдемәнд, С. Рәмиев, Ш. Бабич, Һ. Такташ, Х. Туфан, С. Хәким һ. б. шагыйрьләр иҗатында төрле шигъри формаларда, юнәлешләрдә гәүдәләнеш тапкан сүз сәнгатебезне алга таба үстерүче, аның милли рухлы традицияләрен дәвам иттерүче шагыйрьләрнең берсе булып танылды. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик татар поэзиясе һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек, эчке бер моң хас. Шагыйрьнең фикерләүдә һәм тасвирдагы индивидуальлеге бигрәк тә кеше хисенең аерым бер мизгелен, тормышның яисә табигать дөньясының бер манзарасын, халәтен үзәккә алган лирик шигырьләрендә ачык күренә. Кечкенә генә поэтик деталь аша ул туган ил, милләт язмышы, аның үткәне, бүгенге хәле, киләчәге турында укучыны тетрәндерерлек гомумиләштерүләр ясау осталыгына ия. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле фикри-шәкли табышлары, хисләренең ихласлыгы, нәзакәтлелеге белән җәлеп итә. Форма ягыннан М. Әгъләмовның шигырьләре төгәл ритмикалы, шома-йөгерек телле. Аларда афоризм булып яңгырарлык тирән мәгънәле, эчке рифмалы тапкыр гыйбарәләр, шигъри юллар еш очрый. Бер үк вакытта М. Әгъләмов – сюжетка корылган озын шигырьләр, балладалар һәм публицистик яңгырашлы монолог-поэмалар иҗат итүдә дә җитди уңышларга ирешкән шагыйрь. «Сугышлыда сугыш беткән көн» (1972), «Бердәнбер» (1972), «Төнге баллада» (1976), «Мәңгелек ут» (1977), «Заман язган язмыш» (1987) кебек балладалары, «Онытма, Европа!» (1981), «Акмулла арбасы» (1981), «Тукайдан хатлар» (1972–1985) поэмалары әнә шундыйлардан.




«Киләчәккә кайту» (1987) һәм «Мин әйттем...» (1992) дигән шигырь китаплары өчен М. Әгъләмов 1992 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ә инде кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен ул Башкортстанның Ф.  Кәрим һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.  Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.




Мөдәррис Әгъләмовка 1991 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.




М. Әгъләмов — 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Дополнительная информация

Автор Мударрис Аглямутдинов (Мударрис Аглямов)
Издательство
Переводчик
Количество страниц 479
Год издания 2016
ISBN номер 9785298030557
Формат книги 84 х 100/32 (12,5 х 20,7)
Переплет тверд
Вес 480 грамм
Артикул М-2455
Возрастное ограничение 16+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика