Завещание. (Исторический роман, повесть и рассказы)

Язык: Татарский


Есть в наличии

Нет в наличии

Тип книги

Описание

Язучы, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллинның бу китабына халкыбызның Таҗеддин Ялчыгол, Гыйззәтулла Рәхмәтуллин (Боссоойко) кебек каһарман улларына багышланган тарихи әсәрләре һәм соңгы елларда иҗат ителгән повесть-хикәяләре туплап бирелде.

Автор: Рустам Галиуллин

Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 ноябрендә Арча районы Наласа авылында туа. 2009 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын кызыл дипломга тәмамлый һәм 2009–2012 елларда шунда ук аспирантурада укый. Ул –филология фәннәре кандидаты. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Гипнозчы малай» (2008) һәм «Юлларда җил ак иде...» (2012), Мәскәүдә дөнья күргән «Одиночество» (2013) китаплары, «Тәүфикъ Әйди иҗаты: образлар системасы һәм жанр типологиясе»  монографиясе (2016) авторы. Р. Галиуллин тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Аның тәрҗемәсендә Василий Аксёновның «Ленд-лиз балалары» романы, «Күз карасы», «Җирән» хикәяләре, Анатолий Егинның «Үзбәк хан» романы, Рөстәм Вәлиевнең «Дөнья гаме», Салават Юзеевның «Үлгәннәрне бүлдермә», Рауль Мирхәйдәровның «Җәяүле сәйран» романнары дөнья күрде. Ул – 2015 елда Тәүфикъ Әйдинең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан дүрттомлык «Сайланма әсәрләр»ен төзүчеләрнең берсе. Язучының әсәрләре төрек, кыргыз, якут, рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп, әдәби журналларда  дөнья күрә килә.
Р. Галиуллин – Татарстанның М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм» конкурсы җиңүчесе, яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» конкурсы Гран-при иясе. Татарстан Язучылар берлеге, Халыкара Пен-клубның татар Пен-үзәге әгъзасы. Казанда яши.

Дополнительная информация

Автор Рустам Галиуллин
Издательство Татарское книжное издательство
Переводчик
Количество страниц 367
Год издания 2017
ISBN номер 9785298035378
Формат книги 84 х 108/32 (13,5 х 21,0)
Переплет тверд
Вес 420 грамм
Артикул А-2845
Возрастное ограничение 16+

С этой книгой также ищут

Оцените книгу первым
Яндекс.Метрика